Татарстан хастаханәләренә 17 яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре бирелде. Башкалада машина ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Заманча җиһазландырылган ашыгыч ярдәм машиналары республиканың 6 хастаханәсенә — Казан, Чаллы, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч һәм Менделеевск районнарына юл тотты. Моңа кадәр хастаханәләргә 83 автомобиль тапшырылган иде. Соңгы 5 елда республикада яңа транспорт чараларын сатып алуга 2 миллиард сум акча тотылган.