Республика халкының 97 проценты җанисәбен алуда катнашкан. Халык санын алу барышында иң активларны кыйммәтле призлар белән бүләклиләр. Конкурста ничек катнашырга мөмкин? Хәбәрчебез белеште.
Кукмарада яшәүче Алсу Хәйруллинага да бәхет елмайды, ул соңгы модельдәге яңа телефон сатып алырга хыялланган.
Стационар исәпкә алу участогында яки күп функцияле үзәктә исәпкә алуда катнашкан һәр кеше үзен сынап карый ала. Моның өчен халык санын алу турында плакат яки баннер аша фотосүрәтне Вконтакте челтәренә яки ТатарстанВместе#МояПерепись хэштэгы белән Инстаграмга куярга кирәк. Төп шарт-катнашучының аккаунты ачык һәм коммерцияле булырга тиеш түгел.
Яңа смартфонны отарга өлгерү өчен, халык санын исәпкә алуда 14 ноябрьгә кадәр катнашырга кирәк. Кичке сәгать сигездә соңгы ике телефон уйнатыла.
Елизавета Жукова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.