Татарстан халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Кем – җылы сүз, кемдер исә акчалата булыша. Республикабызның Зәй районы халкы да мобилизацияләнүчеләргә ярдәм кулы суза. Тулырак алдагы язмада.
Хәрбиләр өчен маскировкалау челтәре үрүчеләр хәзер яңа һәм иркен урында эшли. Изге күңелле шәһәрдәшләребез ярдәме белән тиз арада бүлмә дә табыла. Хәзер биредә берничә агач корылма урнаштырып, берьюлы берничә челтәр әзерләргә мөмкин.
Волонтерлар төркемендә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре җыелган. Булышырга килүчеләрнең саны көннән-көн арта. Һәрберсе мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыша. Берәүләр тукыма алып килә, икенчеләре тасма рәвешендә кисә, өченчеләре үрә бара.
Искәртеп узыйк Зәйдә маскировкалау челтәрен үрү эшен Елена Хисаметдинова башлап җибәрә. Тиз арада бу эшкә битараф булмаучылар да кушылды. Аның аерым техникасы да, кыенлыгы да юк. Киселгән тасмаларны бәйләп, үреп барырга кирәк. Әлеге челтәрләр исә сугышчыларның хәрби техникасын каплау һәм үзләре яшеренер өчен кулланыла. Моңа кадәр Зәй кызлары сугышчыларга 6 га 9метр зурлыгындагы маскировкалау ятьмәсе үргән иделәр. Челтәр үрүгә теләге булган һәр кеше дә кушыла ала.
Ләлә Зәйнуллина, Адилә Борһанова, Денис Ипатов, Зәй районы.