+7(843)279-27-27
Татарстан халкы апрель аена пенсияне вакытыннан алда алачак. Шулай ук пособиеләр һәм социаль түләүләр дә вакытыннан алда түләнәчәк. Россия почтасы аша пенсия алучы гражданнарга пенсия алу адресы буенча өйдә булырга киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды бүлекчәләрендә кабул итү вакытлыча чикләнгән. Россия Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, Россия Пенсия фонды сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин. Россия Пенсия фонды органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр контакт-үзәк телефоны 279-27-27номеры буенча бирелә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Республика буенча бүлеге матбугат хезмәте.