Беренче булып туган җиргә 15 хаҗи кайтты. Аннары кич белән 168 хаҗидан торган тагын 4 төркем кайтты. Хаҗиларның кайтуы дәвам итә.
Хаҗиларның иң соңгы төркеме Казанга 1 июльдә кайтып җитәчәк.
2024 елда «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы башкарды һәм үзләрен яхшы хис итә.
Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде.