Тиздән, Татарстан «Хәтер бакчасы» дип исемләнгән халыкара акциясенә кушылачак.
Республикабызда акция апрель ахырында – май башында оештырылачак. Бер тапкыр агач утырту 29 нчы апрельгә планлаштырылган.
Бүгенге көндә Республика Урман хуҗалыгы министрлыгында акцияне оештыруга әзерлек бара, ягни урман фонды һәм муниципаль районнар территориясендә кишәрлекләрне билгеләү буенча эшләр алып барыла. Акция кысаларында барлыгы 1 млн. артык үсенте утырту планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Узган ел Республикада «Хәтер бакчасы» акциясенә 30 меңнән артык кеше кушылган иде.