Татарстан Фәннәр Академиясендә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Алемасов исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы булды. Быелгы конкурска инженер фәннәренең төрле өлкәләреннән 7 эш бирелгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы өч эш Татарстан Республикасы Президентына ахыргы карар кабул итү өчен тәкъдим ителде.
Әлеге карар нигезендә өч кандидат Татарстан Республикасының Алемасов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Алар арасында техник фәннәр докторы, Казан милли тикшеренү техник институтының техник физика кафедрасы доценты Алмаз Гайсин да бар. Бу аның беренче премиясе түгел. Алмаз Гайсин Россия Фәннәр Академиясе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре иясе дә.