Танылган журналист, телетапшырулар алып баручы, Казан федераль университеты укытучысы Константин Куранов вафат булды.
Экранда аның һәр барлыкка килүе-тамашачыга карата әдәпле, игелекле мөрәҗәгать итү, Казан тарихын яхшы белгән кешеләр турында сөйләү. Хәзер ул үзе дә миллионлаган тамашачылар күңелендә мәңгегә калачак игелекле тарих.
Константин Николаевич берничә буын журналистлар тәрбияләгән. «Татарстан» телекомпаниясендә бүген дә аның укучылары эшләвен дәвам итәләр. Ул искиткеч остаз иде: туган җиргә, аның тарихына сакчыл карарга һәм, иң мөһиме, янәшәсендә булган һәр кешегә карата бик яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтте. Хезмәттәшләре аны «бабай» дип юкка гына атамагандыр — ул һәркем өчен кирәкле сүзләр таба алды.
«Татарстан» ДТРК Константин Курановның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.