Шушы көннәрдә Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә Вәгазь телевизион ачык конкурсын игълан итте. Аның максаты: вәгазь жанрын популярлаштыру һәм татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау. Конкурс шарты буенча һәр җомга , хөрмәтле тамашачылар, вәгазь сөйләүчеләр белән сезне дә таныштырып барабыз. Сүзне Мөршидә Җиһанга бирәм.
*****
Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Вәгазь телевизион ачык конкурсының нигезләмәсе белән безнең телерадиокомпаниянең trt-tv.ru сайтына кереп танышырга һәм гариза үрнәген йөкләп алырга мөмкин. Бүген “Ният”кә багышлаган вәгазьне Мөхәммәт Бикбаев сөйли. Башладык, хәерле сәгатьтә булсын!!!