Тиздән ягни 19 нчы майда Ттарстан матбугаты көне. Шул уңайдан Балык Бистәсе районында яшәп иҗат итүче журналистлар, язучылар һәм яшь каләм әһелләре башкалабыз Казанга иҗади сәфәр белән килделәр. Әлеге очрашулар бер күркәм традициягә әверелде. Ә бу көннәрдә алар безнең “Татарстан” телерадиокомпаниясендә эксурсиядә булып киттеләр. Биредә Милли тапшырулар һәм радио эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә кунакларны яратып каршылыйлар. Бу юлы бездә Балык Бистәсеннән кунаклар. Экскурсия барышында делегациягә студиябезнең бөтен эчке ягы күрсәтелде. Алып баручы итеп тә хис иттеләр үзләрен.
10 кешедән торган делегация составында “Алтын каләм” журналистлар бәйгесенең Балык Бистәсе җиңүчеләре.Татар телендә каләм тибрәтүче яшьләр өчен биредә һәрвакыт ишекләр ачык.
Балык Бистәсеннән күп кенә мәдәниятебезне тотып торучы шәхесләр чыккан.
Бер күрешү үзе бер гомер. Шулай да, киләсе очрашуларга кадәр!
Миләүшә Мусина, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.