«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе һәм ветераннар советы бу катлаулы көннәрдә коллективта озак еллар эшләгән лаеклы ялдагы ветераннарга ярдәм күрсәтте. Үз изоляция шартларында безнең элеккеге хезмәткәрләргә дә җиңел түгел, шуңа күрә без алар белән аралашырга һәм бүләкләр тапшырырга булдык. Әлбәттә инде, инфекциядән барлык саклану чараларын күрдек. Шунысын да исткәртик, Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ветераннар матди ярдәм дә алачак
Үз изоляция режимына Казан телевидение студиясенең танылган директоры Лия Заһидуллина бөтен җаваплылык белән караган. Бик кирәккәндә генә өеннән чыга.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты үзенең ялын күңелсез дип атамый. Киресенчә, туганнар белән аралашу өчен вакыт барлыкка килгән, дуслары белән онлайн аралаша, өй эшләрен башкара.
Безнең телерадиокомпаниянең башка ветераннары да вакытны бушка уздырмый. Берничә көн эчендә без 80нән артык ветеран янында булырга өлгердек.
Ветераннарга кунакка кермәсәк тә, (чөнки бу хәзер сәламәтлеккә куркынычлы булырга мөмкин), ә менә берәүне дә бүләксез калдырмадык, сәламәтлек теләдек.
Буыннар чылбыры ышанычлы. Ветераннар җылы рәхмәтләрен җыр аша да җиткерде.
Булат Шакиев, Илдар Галәветдинов.