Татарстанда быел 8 сентябрьдә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак. «Бу безнең республика өчен зур вакыйга. Парламентның роле халыкның иминлеген, икътисадый тотрыклылыгын, милли мәнфәгатьләрне яклауны һәм милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуны билгели торган булачак», — дип ассызыклады ул. Иң мөһим бурычлардан Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләүне, җәмәгать транспорты өлкәсен үстерүне атады.