Мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше һәм мәдәни-танып белү туризмын үстерүнең нигезе буларак тарих, мәдәният һәм архитектура һәйкәлләре. Татарстан Дәүләт Советында шушы темага багышланган түгәрәк өстәл узды. Татарстанга тагын да күбрәк туристлар килсен өчен нинди шартлар булдырырга? Сүз башлыча шул хакта барды.
Киңәшмәне КПРФ фракциясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Хафиз Миргалимов ачты һәм республикада эчке туризмны үстерү өчен шартлар тудыруның актуальлеген билгеләп үтте. Профессор Энгель Таһиров халыкларның мәдәни мирас объектларын куллану темасын күтәрде. «Соңгы елларда тарихи тамырларга, ата — бабалар тәҗрибәсенә һәм гореф-гадәтләргә борылыш күзәтелә. Татарстанда кызыклы тарихы булган уникаль биналар күп. Кама Тамагы районында Гагарин замогы, Югары Ослан районының Ключище авылында 150 еллык Маркиз Паллучи алма бакчасы, Түбән Кама районының Красный Ключи авылында Стахеевлар утары һәм башкалар реставрация һәм торгызуны көтә.