Түләүсез эфир вакыты һәм матбугатта урын бирү буенча, җирәбә салу башланды. Жирәбә ике көн дәвам итә. Нәтиҗәдә, биш сәяси партия һәм бер мандатлы вәкилләр — 8 нче сентябрьдә булачак сайлауда катнашучылар,
10нчы августтан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясен алып бару мөмкинлеге ала.»Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе, традицион рәвештә сайлау алды дебатларының һәм чыгышларының төп мәгълүмати мәйданчыгы. Ике көнлек җирәбәдән соң, 10нчы августтан, сайлау алды агитациясе чоры башлана, ул дебатларны һәм телевидениедә чыгышларны үз эченә ала.