Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова кабат Алабугада булды. Биредә ул кайбер мөһим проектлар белән кураторлык итә.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшырды. Татьяна Ларионова кураторлык иткән тагын бер мөһим проект – “Адымнар-Алабуга” дип атала, шуңа күрә дә, ул төзелеп бетү алдында торган яңа полилингваль мәктәпне дә карады.
Медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен планшетлар тапшырылды. Планшетлар балаларга дистанцион уку өчен кирәк булачак. Алар «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе башлап җибәргән «Игелек кыл » хәйрия акциясе барышында сатып алынган. Моның өчен рәхмәт җиткерделәр.
Яңа полилингваль мәктәптә заманча кабинетлар, ашханә, заманча җиһазлар белән комплектланган спорт залы, бассейн – барысы да булачак, хәзер үк инде аларның масштабын бәяләргә мөмкин. Төзелеш эшләре тәмамланып килә.
Лилия Миңнеханова, Регина Люртяева, Ренат Гыйниятов, Татарчстан яңалыклары, Алабуга.