Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген эш сәфәре белән Баулы районында. Парламент җитәкчесе авыл хезмәтчәннәре белән очраша, уракның барышы, Татарстан президентының “Безнең ишегалды”, республиканың башка программаларының үтәлеше белән таныша. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук укытучыларның традицион август киңәшмәсендә катнашачак.