Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Төркия Республикасында яшәүче тугандаш халыкның тирән кайгысын уртаклашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Ринат Гайзатуллин һәм Римма Ратникова Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына килде. Алар Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменән һәм барлык депутатлар исеменнән кайгы уртаклашу китабында язма калдырды.
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан үз чиратында Татарстан Республикасы парламентына бу авыр көннәрдә Төркия халкына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия халкы өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты. Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә гуманитар ярдәм җыю буенча оештыру мәсьәләләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкли.
Мөршидә Җиһан, Айрат Гайнетдинов Татарстан яңалыклары.