Казанда «Татарстан-Беларусь» бизнес — форумы узды. Килгән кунаклар Бәшир Рәмиев исемендәге Ай Ти паркында һәм инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Ә сәүдә-сәнәгать палатасында форумны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко ачты. Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше якынча 600 миллион доллар тәшкил итте, һәм бу әле чик түгел. Белоруссия партнерлары безгә тракторлар, компрессорлар, һәм әлбәттә фермерлар продукциясе китерә. Татарстан предприятиеләре исә, партнерларына двигательләр һәм генераторлар, нефть һәм нефть химиясе продуктларын җибәрә. Моннан тыш, агро-сәнәгать һәм транспорт комплексында да зур потенциал бар. Бу хакта бизнес-форумда ассызыклап үтелде.