Соңгы 9 айда 6 процентка диярлек Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше арткан, бу уртак проектлар нәтиҗәсе, дип билгеләп үттеләр очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан президенты Касым — Жомарт Токаев.
Һәм мондый хезмәттәшлек дәвам итәчәк, Рөстәм Миңнеханов Караганда өлкәсендә Тайерс кама заводында булды, 2024нче елда предприятие тулы проект куәтенә чыгып, җиңел һәм йөк автомобильләре өчен 3 миллион ярым шин чыгарырга планлаштыра. Беренче шинаны чыгару тантанасында Татарстан Республикасы Президенты катнашты. Киләсе этап — резина-техник эшләнмәләр җитештерү, өченчесе — авыл хуҗалыгы техникасы өчен шиналар җитештерүне үзләштерү. Заводта меңнән артык кеше эшләячәк.