Татарстан башкаласында зур тарихи вакыйга. Бүген «Россия — Ислам дөньясы»халыкара икътисадый саммиты Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чара белән ачыла.
Быел аны беренче тапкыр өч көн буе үткәрәләр. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул иткән көнне — 21 майда төгәлләнә. Саммитның төп темалары-партнерлык финанслары, хәләл индустриясе, айти — индустрия һәм эшкуарлык. Быел биш меңгә якын катнашучы көтелә, шул исәптән, гадәттәгечә, чит ил кунаклары да.