Татарстан Арбитраж судына 30 ел тулды. Казанда әлеге датаны тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстанның Арбитраж суды 1992 елның маенда оешты. Ул эшмәәрлек һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә гадел хөкем итүне гамәлгә ашыручы беренче инстанция суды. Рөстәм Миңнеханов судьялар корпусы вәкилләрен бәйрәм белән котлады.