Быел халкыбызның легендар җырчысы, Татарстанның халык, Россияның атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел. Үзе арабызда булмаса да, аның исеме халык теленнән төшми. Тиздән Мәшһүр җырчыга башгышланган Зур юбилейконцерт үткәрелә. Кайда һәм ничек узуы турында матбугат очрашуында фикер алыштылар.