Казанда «Үз җиремдә — үз телем» китабы тәкъдим ителде.
Татар зыялылары җыелган чарада сөйләшү быел буласы халык санын алу мәсьәләләре, татар кешесенең үзаңы турында барды. Китапны Мәскәү Татарлары штабы һәм «Аксу» продюсерлык үзәге чыгарган.
Очрашуга Татарстанда чыга торган басмаларның мөхәррирләре, галимнәр, шагыйрьләр, музей, театр һәм иҗади берләшмә җитәкчеләре, фән докторлары җыелды.
Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев бу басманы татар халкының үсеш стратегиясенең аерым томы итеп җыеп булуын ассызыклады.
Әлеге басма бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарлар өчен маршрут картасы. Якын арада татарлар яшәгән 20 шәһәрдә китапны тәкъдим итү кичәләре уздырырга ниятлиләр.
Китап авторларының берсе Рабит Батулла аның эчтәлеген югары бәяләде.
Татарлар бар өлкәдә дә югары потенциалга ия халык булып санала. Чынлыкта иҗатта, фәндә һәм мәдәнияттә үз илләренең чикләрен узган кешеләрне — халыкның йөзе, дип санау урынлы булыр. Киләчәк буыннарда да Нуриев, Тукай һәм Шәймиевләр булырга тиеш. Татарлар турында бөтен дөньяга таныта белү дә мөһим.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.