«Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсы икенче тапкыр уздырыла. Быел Татарстаннан 17 предприятие катнаша, алар арасында ит ашамлыклары, милли тәм-том, сыр, виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, ошаган бренд өчен 20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр https://russiantastes.ru сайтында тавыш биреге була.
Бәйгедә татарча какланган үрдәк ите, Алабуга прәннеге, квас эчемлеге, «Птичка Елабужская» конфеты, кәҗә сөтеннән әзерләнгән Лаеш сыры, Татарстан виноград эчемлеге, Татар Балы, Болгар үрдәк казысы, Казан үрдәге, татар казысы, каймак, катык, корт, бал, талкыш кәләвә, чәй, Казан чәк-чәге тәкъдим ителә.