Республикабызда быел милли мәдәниятләр хэм гореф-гадэтлэр елы буларак торле чаралар оештырыла. Әйтик, Мәскәүдәге “Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы”ның филиалы Түбән Камада районында да ачылды. Әлеге оешма яшьләрдән генә тора. Аларны биредэ туган теллэренэ, гореф-гадэтлэргэ карата мәхәббәт берлэштерэ. Яшьлэр белэн Түбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигъматуллина да аралашып кайтты.
Мәктәп укучылары, студентлар, актив татар яшьләре… Әлеге егет һәм кызларны туган халкына, милли гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә. Монда барысы да телне бер дәрәҗәдә белә, уңайсызлану хисе юк, яшьләр бер-берләре белән танышалар, уй-фикерләре белән уртаклашалар.
Түбән Камада “Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы”ның Кам аръягы филиалы ачылды. Әлеге оешма яшьләрдән генә тора. Татар җанлы Рөстәм Җамалиев аларны бер мәйданга җыя.