Казан кооператив институтның татар мәдәнияте үзәгендә “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” эшчәнлегенә багышланган конференция булып узды. Ул Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Фән көнендә “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе” дигән тема буенча уздырылган конкурска нәтиҗә дә ясалды.
Чара Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, гуманитар фәннәр һәм чит телләр кафедрасы һәм Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
Флюра Абдуллина- Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов башлап җибәрде. Узган гасырларда яшәгән меценатларның эшчәнлегенең әһәмиятенә тукталып, көнүзәктә торган чараны оештырган Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиевага рәхмәтен җиткерде.
Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры,тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев үз чыгышында рухи һәм икьтисади юнәлештә эш алып барган меценатларның эш гамәлен анализлап күрсәтте. Фәрит Яскар улы чыгышы ахырында Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә күренекле дин әһеле Морат Рәмзи тарафыннан моннан 100 ел элек тәрҗемә ителгән коръәннең беренче битләрен һәм зыялы турында язылган мәкалә тапшырды.
Фәрит Уразаев- Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры
Равил Бадахшин конференциядә үзенең укучылары белән катнашты. Быел Иж-Бубый мәдрәсәсенә 240 ел, Габдулла Бубый тууына 150, Гөбәйдулла Бубый тууына 155 ел була. Равил Нәвит улы бу нәсел сызган юлның дәвамлы булуы хакында сөйләде.
Равил Бадахшин- Әгерҗе районы бертуган Бубыйлар исемендәге мәктәп директоры
Чарада Татарстанның авыл –район, шәһәр мәктәпләре укучылары чыгыш ясады, үз фикерләрен җиткерделәр. Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.