Татарстан башкаласы студентлар саны буенча россиякүләмендә өченче урында. Шуңа да Казанда студентлар өчен әледән-әле яңа форматтагы чаралар еш үткәрелә. “Татарча meet-up” дип аталган чара хәзерге буын яшьләренең яңача аралашу мәйданы. Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган студентлар очрашуыннан хәбәрчеләребез язмасы.
Яшьләр җыелган җирдә тормыш кайнап тора. Ул элек тә хәзер дә шулай булган. Бүгенге заман технологияләре никадәр генә алга китмәсен күзгә- күз карап аралашуга җитми.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова : «“Татарча meet-up” студентларга татар шәһәр мохитына ияләшеп китәргә, үзләре өчен кызык булган проектлар табарга ярдәм итәргә тиешле чара. Быел ул беренче тапкыр шушылай зурдан кубып үткәрелә.»
Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илдән Казанга килеп укучы студентлар очрашуга аеруча зур өметләр багълап килгән. Студентлар Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, Татарча Википедия» «Ачык университет», проектлары белән танышты.Очрашу интерактив мәйданчык рәвешендә башланды. Икенче өлешендә студентлар концерт карады.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.