«Татарча диктант» дөньякүләм акциясе, киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел онлайн форматта үткәрелде. Санитар-эпидемиологик шартларны үтәп офлайн үткәрелгән диктант язуда безнең хәбәрчеләребез дә катнашты. Тулырак мәгълүмат киләсе язмада.
Шушындый шәп кәеф белән татарча диктант язырга килгән Филология һәм халыкара багланышлар институты студентлары.
Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит ил татарлары өчен диктант текстларын әлеге студентларның укытучылары сайлаган.
Шулай ук Диктантның онлайн трансляциясе Милли китапханәнең яңа бинасыннан да алып барылды.
Искә төшереп узабыз Татарстча диктант дип аталган кызыксындыру чарасы Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан зурлап 2016 елда үткәрелә башлады. Җиз кыңгырау әсәреннән өзекне ул вакыт 100 кеше язды.
Ә быелгы акциядә катнашучыларның саны 100 меңгә җитәргә мөмкин дип искәртте үзе дә диктант язган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. Әлегә күпме кеше катнашканы билгесез, ләкин, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясендәге 35 кешегә, әлеге залдагы 200не кушсак, 235 кеше язган дигән сүз, ә төгәл нәтиҗәләр бер айдан татарча диктант сайтында билгеле була.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.