10-12 сентябрьгә кадәр «Татарча диктант» дип аталган дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Әлеге чара ел саен берьюлы Татарстан, Россия күләмендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Татарча диктант акциясендә хәбәребез Алия Галиуллина да катнашты.
Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.
Быел акция алтынчы тапкыр үткәрелә. Әлеге дөньякүләм чарада җәмәгать эшлеклеләре, күренекле язучылар, театр әһелләре дә катнашты.
Акциянең төп мәйданчыгы — Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Диктантны Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләр, Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыкларга килеп; ягъни мөстәкыйль рәвештә, диктант нокта татар сайтына кереп, онлайн рәвештә (клавиатура ярдәмендә) язу мөмкинлеге тудырылган иде.
Диктантны Фирдүс Гыймалтдинов, чит илләр өчен Фәнис Җиһанша, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары – өчен Фоат Галимуллин on-line рәвештә укыды.
Татарстанда һәм чит илләрдә акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзекләрне, Россия регионнарында яшәүчеләр исә татар язучысы Ибраһим Сәләховның әсәреннән өзек язды.
Акциядә татар телен башлангыч, уртача һәм иркен белү дәрәҗәсендә катнашу каралган иде. Диктантны филология өлкәсендә танылган галимнәр тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырыла.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары