«Татарча диктант» белемнәрне тикшерү буенча бөтендөнья акциясе 13 нче октябрдә уза. Ул өч көн бара. Аңа онлайн яки офлайн теләгән һәркем кушыла ала.
Онлайн рәвештә диктант нокта татар сайтында теркәлергә мөмкин. Башкалабыз Казанда диктантны гадәттәгечә мәктәп укучылары, студентлар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре яза.Ел саен уза торган чара бөтен дөньяда яшәүче татарча сөйләшүче кешеләрне берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Узган елда акциягә 31 илдә яшәүче һәм Россиянең 74 төбәгеннән милләттәшләребез кушылды.