Башкортостанның Милли симфоник оркестры беренче тапкыр Татарстанда чыгыш ясады. Концертны хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов та тыңлап кайтты.
Уфа һәм Казан арасындагы мәдәни багланышларга юнәлтелгән матур чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үткәрелде.
Тамашачыларга Франция, Испания композиторлары әсәрләре тәкъдим ителде. Солист буларак Башкортостанның атказанган артисты Артур Наҗиуллин чыгыш ясады.
Милли симфоник оркестр шул ук концерт программасы белән Чаллы һәм Түбән Камада чыгыш ясады.
Искәндәр Гыймалтдинов, Айрат Каюмов. Татарстан яңалыклары.