Иртәнге чәй артында татар җыры турында сөйләшү. “Барс –Медиа” ширкәте журналистлар белән кызыклы очрашу уздырды.
Биредә Ел нәтиҗәләре, Яңа йолдыз проекты һәм әлбәттә “Татар җыры” халыкара эстрада фестивале турында сүз барды. Быел Татар җыры эстрада фестивале гала-концерты 17 декабрь көнне Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узачак. Оештыручылар кайбер серләрне дә чиште. 3 сәгатькә якын барачак концертта ана теле, туган җир, мәхәббәт кебек бөек кыйммәтләр алгы планга чыгып, иң популяр җырчылар үзләренең хит җырларын башкарачак. Татар җыры офыклары киңәя. Быел аны Мәскәү һәм Уфа шәһәрләре тамашачысы да күрә алды. Киләчәктә Татар җыры фестивален чит илләргә чыгару фикере дә бар.