Татар халкы гореф-гадәтләргә бик бай. Шундый йола-бәйрәмнәрнең берсе — “Каз өмәсе”. Халкыбыз күңелендә борыңгыдан сакланып килгән бу милли йола һәр елны көз айларында уза. Казанның «Татар утары»нда урнашкан «МИЧ» рестораны ишегалдында узган “Каз канаты” бәйрәмендә хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина катнашты.
Элек авылларда узган «Каз өмәсе» барышында яшьләр киләчәктә кавышу һәм гаилә кору өчен бер-берсенә күз аткан, җиткән кызлар каз йолку осталыгы, шаянлык һәм җыр буенча үзара ярышканнар. Күркәм йола буыннардан-буыннарга күчеп саклана. Бүгенге “Каз канаты”бәйрәмендә дә тамашачыларга кызыклы театрлаштырылган тамаша әзерләнгән.
Чарада катнашучылар “Каз өмәсе” йоласының тарихы белән танышудан тыш, төрле уеннар уйный алды. Әлбәттә табын түрендә каз коймагы иде. Бергәләп чәй эчкәч, җылынып та китте тамашага килүчеләр.
Әлеге бәйрәм “Татар утары”нда быел бишенче тапкыр уза. “Каз өмәсе” ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, гореф-гадәтләребезне барлау да.
Ләлә Зәйнуллина, Илдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары.