Казан ипподромыннан Татарстан-Алтай маршруты буенча ат чабышы башланды. Катнашучылар — татар токымлы атлар. Тулырак алдагы язмада.
Бу күркәм, ыспай малкайлар әллә кайдан игьтибарны җәлеп итәләр. Чапканда – ярсулар, җиңүгә ашкынулары йөзләренә чыккан. Татар токымыннан алты ат Татарстан-Алтай маршруты буенча ат чабышында катнаша.
Беренче ат чабышына стартны Казан ипподромында бирделәр.
Тау токымының артуы, үрчүе, аның күп булуы һәм татар токымы булуы сөендерә. Әлеге ат чабышлары ярдәмендә аның турында күбрәк кеше белә.
Ат чабышларына алдан ук әзерләнә башлаганнар- иң чыдамлы, тыныч холыклы айгырларны сайлап алганнар.
Чабыш маршруты 56 торак пункт аша уза, бу илнең 8 төбәге. Аннан соңгы тукталыш Пермь крае, ә республика көне алдыннан, 30 августта, алар Алтайга килеп җитәргә тиеш.
Динә Нәҗметдинова, Анастасия Аксёнова Ильдар Галяутдинов Татарстан Яңалыклары.