Нәни дусларыбызга үзе дә бүләк булган “Салават күпере” журналы Чыршы бәйрәмен татар телендә оештырды. Тылсымлы –әкияти тамаша Татмедиа мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә үткәрелде. Татарча чыршы бәйрәменнән Алия Галиуллина репортажы
Концерт программасында «СалаваTik»лар барлыгы 10 җыр башкарды. Һәр нәни тамашачы – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын укучылар – аларга кушылып биедә дә, җырлады да.
Тылсымлы яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар күп оештырыла. Әлеге чыршы бәйрәме татарча, милли итеп оештырылганнарның берсе. Кыш бабай, Кар кызы, хәтта шүрәле дә бәйрәмгә килгән иде.
Үз осталыкларын күрсәткән өчен балаларга Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшырылды.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.