Тугызынчы сыйныфтан соң татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан. Быел ике меңгә якын бала туган телдән белемнәрен сынаячак. Татарстан укучыларын үз теләге белән быел татар, чуваш, мари, удмурт телләреннән сынау көтә. Күпчелек өлеше туган тел буларак татар телен сайлаган. 100 кеше чуваш телен, берничә кеше удмурт, мари телләрен тапшырачак.
Тугызынчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары быел 22 майда башланачак. Рус теле һәм математикадан ике мәҗбүри имтихан оештырыла, тагын ике имтиханны сайлап алачаклар.