Соңгы бер ике елда гына да телебезгә никадәр яңа сүз килеп керде. Димәк, сүзлекләргә ихтыяҗ тагын да арта. Менә ул — тулыланган һәм төзәтелгән, 11меңнән артык сүз һәм 2меңнән артык фразеологик берәмлекләрне туплаган татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Бу сүзлек Татарстанда һәр оешмада өстәл китабы булырга хокуклы. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре бәяләп бетергесез зур хезмәт башкара. Хөрмәтле тамашачылар, бүген бездә кунакта тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров.
Беренче басма 2015 елда дөнья күрә башлап, дәүләт программасы нигезендә берәр томлап нәшер ителде. 6 ел вакыт аралыгында татар теленең лексик составы ни дәрәҗәдә үзгәреш кичергән?
Телнең лексик составын мөмкин кадәр тулырак итеп чагылдырган төрле электрон корпуслар әзерләнү лексикография фәненә яңа мөмкинлекләр ачкан диелә сүзлекнең кереш өлешендә. Аңлатып китегезче, әлеге корпуслар нинди функция үти?
6 томлыкка барлыгы 80 мең сүз керәчәк дигән фикерләр бар.
Хәзер бит инде электрон замана. Сүзлекнең онлайн форматы бармы? Яисә ул булачакмы?
Тапшыру башында без һөнәрләр, һөнәри блогерлар турында сөйләштек. Безгә бик кызык. Сүзлек төзүчеләрнең эш көннәре нәрсәдән башлана?