Татар телен саклауга юнәлдерелгән “Татмедиа джуниор” проектына 1 ел булды.
Шушы вакыт аралыгында ярты меңә якын кызыклы эчтәлектәге татар телле видеофонд барлыкка килде. Балаларга хәреф тануда ярдәмче – Күңелле әлифба проекты иң уңышлыларының берсе. Ютуб каналда 39 тапшырудан торган проект аерым китап итеп басылып чыкты. Алдагы минутларда шул китапның үзенчәлекләре турында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире — Зилә Фәйзуллина белән сөйләшербез.