Туган телне саклау – һәрбер кеше өчен, республикабыз өчен иң әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ана телебезгә карата игътибарның артуы да шатлыклы күренеш. Теманың дәвамы коллегам Чулпан Әмири әзерләгән махсус репортажда.
Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мәһим сәяси эш. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең төп максаты да — конкрет гамәлләр аша телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү, телебезгә ихтыяҗны арттыру, үсеш шартларын тудыру, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Билгеле, татар телендә чиста, дөрес итеп сөйләшкән кеше һәммәбезне дә сокландыра. Балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә. Туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак.
Республикабызда әлеге әһәмиятле, мөһим комиссиянең төзелүенә мәктәп җитәкчеләре, укытучылар аеруча шатланды.Сезгә дә аларның фикерләрен тәкдим итәбез.
Халкыбызның күренекле, балаларның яраткан язучысы, Абдулла Алиш исемен йөрткән, 20 нче татар гимназиясе республикабызда алдынгылар рәтендә. Гимназиягә килеп керүгә биредә чын татар мохите чагыла. Нәк менә бирегә укырга теләүчеләр саны да, елдан ел арта бара.
Быел, Татарстанда 1402 мәктәп, яңа уку елында балалар кабул итәргә әзерләнә. Шуларның 679ында, шул исәптән 261 урта мәктәптә, татар телендә белем алырга була. Искәртеп узабыз, бу уку йортлары фәкать татар телендә укыта дип уйларга кирәкми. Кайбер мәктәпләрдә рус сыйныфларын да, татар сыйныфларын да җыялар, бу инде аларда баланың татар телендә белем алу мөмкинлеге бар дигән сүз. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында, Казанның мәгариф идарәсендә дә башкалада татар телендә урта белем бирүче 37 мәктәп бар дип хәбәр иттеләр. Аларның исемлеге экранда күрсәтелгән.
Чираттагы маршрут татар әдәбияты классигы, язучы , әдәбият һәм тел галиме Галимҗан Ибраһимов исемен йортүче 17 нче татар гимназиясе. Бирегә килеп керүгә ук күренекле язучыга багышланган музей каршы ала. Бу республикада бердәнбер музей.
Татар телен саклап үстерү, аны кулланучыларның санын арттыру өчен әһәмиятле шартларның тагын берсе — татар телен өйрәтү, укыту системасын камилләштеру, яхшырту, уку әсбапларын, яңа буын дәреслекләрне дә мәктәпләрдә киң кулланышка кертү мөһим.
Алга таба без юлны башкалабызның 111 нче рус татар мәктәбенә тоттык. Бу мәктәп тә татар телен укытуда, аны үстерүгә үз алымнарын куллана.
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына укытучылар, укучылар, әти-әниләр белән берлектә, Җиңү стенды булдырганнар. Моннан тыш, музейда халкым бизәкләре дигэн, милли киемнәр күргәзмәсе эшли.
Әйтергә кирәк, Республикабызның татар гимназияләре балаларга милли-рухи халәтне саклау, милли татар мохитен булдыру, татар телен камилләштерү максатында гаят зур өлеш кертә.Төрле милли чаралар дисеңме, һәрбер гимназия-мәктәпләрдә халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган музейлар тулы куэтенә эшләп килә, укучылар республика, бөтенроссия олимпиадаларында катнашып, лаеклы урыннар яулый. Болар барсыда милли үз аңы үстерә, балаларның туган телгә карата ихтирам тәрбияли, кызыксынуын арттыра.
Шунсы мөһим, 2022 елга татарстанда рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачак алты полилингвал белем бирү комплексы ачылачак. Заманча алымнар белән белем бирәчәк мәгариф учаклары Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада барлыкка киләчәк. Татар, рус һәм инглиз телендә белем биреләчәк мондый мәктәпләрне төзү идеясен Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде.Бу да туган телне саклап, рус телен яхшы белеп, шул ук вакытта чит телләргә дә мөмкинлек ача.
Күмәк көч, тау күчерә ди халкыбыз. Бик дөрес, хак сүзләр. Бары тик бердәм булганда гына, телебезне үстереп, гореф-гадәтләребезне онытмаганда гына, туган телебезне бар камилеге белщн саклап калып булачак.
Чулпан Әмири, Ирек Хәмидуллин.