Татар сәхнәсеннән һәрдаим яңа исемнәр яңгырап тора, бигрәк тә җыр сөючеләр өчен. Бүгенгесе Данил Шаймуллин. Ул үзен шулай дип әйтергә куша. Аны кайберәүләр блогер буларак таный. Профессиональ вокаль белемле. Казан музыка көллиятен тәмамлый. Тавыш тембры кайбер атаклы җырчыларыбызны хәтерләтә. Ләкин әлеге башкаручының бер үзенчәлеге бар, ул рус җырлары текстларын татарчага, татар җырларын русчага тәрҗемә итеп башкара. Тулырак киләсе видеоязмада.
Концерт татар тамашачысына бик яхшы таныш җыр белән башланып китте. Илһам ага Шакиров башкаруындагы “Идел буе каеннары “ җыры. Чыннан да профессиональ тавыш, тыңлап утырырга таныш көй, ләкин сүзләре русча. Бер таныш көй, икенчесе, өченчесе, тамаша барышында алар шактый гына яңгырадылар, шулай ук рус, һәм башка телдәге җырларның татарча яңгыравы. Татар эстрадасында мондый башкаруны ишеткәнебез бар иде. Бигрәк тә рус хитларының татарча яңгыравын.
Әлбәттә, татар җыр сәхнәсендә, берсеннән берсе яңа башкаручылар, яңа алымнар, яңа стильләр туа торды. Кайберләре төшеп калып онытылды, кайберләре яшәргә урын таптылар. Һәрберсенең үз язмышы. Татар җырларының русча яңгыравы, рус телле татарлар һәм башка милләт халкына татар авторлары турында таныштыру булып килеп чыга түгелме?
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.