Россиянең иң эре милли радиостанцияләре бишлегенә кергән беренче татар телле радиостанциягә 20 ел тулды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
«Татар Радиосы» 2000 елда эшен башлады һәм менә өченче дистә ел инде заманча радиотапшырулар һәм татар шоу-бизнесын үстерү мәйданчыгы булып санала. Беренче тапкыр турыдан –туры эфирга алып баручы булырак- Булат Бәйрәмов чыга, ә Айдар Галимовның беренчеләрдән булып җырлары яңгырый.
Яраткан радиостанция кумирларның бер буынын гына үстереп калдырмады. Алмаз Миргаязов, Әбри Хәбриев, Булат Бәйрәмов, Зөлфәт Зиннуров һ.б. алып баручылар «Татар Радиосы» ярдәме белән зур сәхнәгә чыкты, танылды.
Концерт « Татнефть Арена» боз сараенда үтте. Тамашачылар билетларны берничә ай элек сатып алганнар. Гүзәл Закирова “ Татар Радиосы” ның юбилей концертына махсус Арчадан ук килгән.
Юбилей концертта татар эстрадасы метрлары Зөлфәт Хәким, Салават, Айдар Галимов, Элвин Грей, һәм тагын бик күп җырчылар катнашты.