“Казан” гаилә үзәге каршында Татар радиосы Татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт программасы тәкъдим итте. 4 сәгать барган әлеге тамашада радионың алып баручылары белән таныштыру, халыкка күрсәтү белән беррәттән, әле генә татар сәхнәсенә беренче адым ясаучы яшь талантларны тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Тамашаны безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Александр Решеткин да карап кайтты.
Икенче ел рәттән Татар радиосы Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм чирасын рәсми рәвештә ача һәм татар халкына зур музыкаль шоу бүләк итә. 22 нче ел рәттән татар радиостанциясе үзенең туган көнен ачык hавадагы иң зур музыкаль тамаша белән билгеләп үтә.
Ике дистә ел эчендә «Tatar Radiosi» Татарстанның иң популяр милли радиостанцияләренең берсенә әверелде. Эфирда көнүзәк яңалыклар һәм вакыт аша сыналган, «сыйфат билгесе белән» хупланган җырлар яңгырый.
Ел саен татар эстрадасын яратучы меңләгән кеше тамашага җыела. Быел дүрт сәгатьлек тамашаны «Балалы Солянка» балалар премиясе лауреатлары, «Яна Йолдыз» музыкаль конкурсында җиңүчеләр һәм яшь башкаручылар ачып җибәрде.
Тамашада бик күп талантлы артистларыбызның чыгышларын күреп шатланырга мөмкин булды.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин Татарстан яңалыклары