Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге икенче әдәби конкурсының нәтиҗәләре үткән ел азагында билгеле булган иде. Татар прозасы нинди үзгәрешләр кичерә? Анда замана проблемалары нинди чагылыш таба? Әлеге hәм башка сорауларга җавап табу өчен без бүген “Актуаль әңгәмә” сәхифәсенә кунак итеп жюриның алыштыргысыз әhеле, филология фәннәре докторы Дания Заhидуллинаны чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.