Казанда Илһам Шакиров исемендәге XI Халыкара «Татар моңы» телевизион конкурсының сайлап алу туры узды.
20 мартка кадәр Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә сайлап алу турлары уза. Катнашучыларның яше 17дән 35кә кадәр. «Татар моңы» ның икенче туры 17 һәм 18 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында, өченче — 19 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында, ә гала-концерт 21 апрельдә Галиәскәр Камал исемендәге театрда узачак. Жюрины Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җитәкли.