Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар Татар матбугатын күзәтүне дәавм итәбез.
“Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем” дип такмаклаган “Шәhри Казан” газетасы беренче битенендә. Анда сүз Балык Бистәсендә үткәрелеп килүче республикакүләм “Бистә шәле” ачык фестивале турында бара. Үзенең оста шәлчеләре белән дан тоткан төбәктәге бу чара бүген инде онытылып баручы hөнәрне киләчәк буыннарга тапшырып калдыру, милли гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән үткәрелә. Хатын- кызның затлылыгын күрсәтеп торучы мамык шәлне хәзер шул фестивальләрдә генә күреп сөенергә кала бугай инде.
Мал асраудан бизгән авыл халкы белән күпләп мал асраучы фермерлар арасындагы низаглар бүген нормага әверелеп бара. Шундый гауганың берсе- Апас районындагы Борнаш авылында чыккан. “Шәhри Казан” газетасы хәбәрчесенең урынга барып язылган материалыннан аңлашылганча, колхозсыз яшәүче авылда бүген законнарга нигезләнгән тормышның эзе дә юк- кем ничек тели- шулай яши. Тәртип урнаштырырга тиешле авыл җирлеге башлыклары шул тавышлашып ятучы авылдашларыннан әлләни ерак китмәгән- абруйлары да, белемнәре дә чамалы. Ә инде кешелеклелек hәм әхлак кануннары санга сугылмаган җирдә тавыш-гауганың бетеп торасы юк.
Бу теманың “Ватаным Татарстан” газетасында да дәвам итүе мин әйткән фикерне тагын бер кат раслый. Чирмешән районындагы Иске Кади авылында колхоздан калган мал-мөлкәтнең кулдан-кулга күчеп йөрүе аркасында килеп чыккан низагның төбендә дә шул кешелеклек сыйфатларының юкка чыгуы ята.Ә бит бу сыйфат милләтне милләт итеп тотучы шартларның берсе. Ахыры хәерле булсын.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән республиканың иң матур 45 гаиләсен Кремльгә кунакка чакырып, бүләкләр биргән. hәркайсы үзенчә бәхетле гаиләләр турындагы язманы “Ватаным Татарстан” газетасының беренче битеннән башлап укырга була.
Сәламәт hәм озын гомерле булыйм дисәң, әледән-әле табибларга күренеп тор. Моны хәзер диспансеризация дип атыйлар. Татарстан сәламәтлек саклау министры шулай дип белдергән. Министр моны үзе дә табиб булганлыктан белеп әйтәдер дип аңларга кирәк. Ләкин безнең халык ирекле көннән табиб каршына барырга өйрәнмәгән. Аннары, ул поликлиникалардагы су буе чиратлар hәм сиңа карамыйча гына компьютер каршында отчет тутырып утыручы табиблар да куркыта халыкны. Шуңа да ул язганын күрербез дип яшәргә күнеккән. Нишләмәк кирәк, сәламәт hәм озын гомерле буласың килсә, андый гына авырлыкларга түзәсең инде ул.
Сау акыл белән озын-озак гомер итәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!