Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар! Татар матбугатындагы күзгә-башка ташланган язмалар белән танышуны дәвам итик.
Укучысына якынаю өчендер инде, “Шәхри Казан” газетасы урысчалы-татарчалы итеп сөйләшә башлаган. Баш исемгә чыгарылган җөмләдән аңлашылганча, биредә сүз телефон аша алдалаучы замана караклары турында бара. Ишетә беләбез инде- бүген хат җибәреп кенә түгел, якын кешең булып шалтыратып та төп башына утырту җаен тапты андый җинаятьчеләр. Ә халык барыбер алдануын дәвам итә. Базар шартларында , Тукаебыз әйтмешли, берәү алдый, берәү алдана, икәнен белсәк тә, hаман тегеләрнең кармагына эләгүчеләр табылып тора. Бу урында бер генә сан китереп китү урынлы булыр- былтырның сигез аенда гына да шул телефон алдакчылары Россиялеләрнең 4.5 миилиард сум акчасын үзләштергән. Беренче чиратта зыянны эшләүче пенсинерлар hәм хатын-кызлар күрә икән. Димәк, иң тиз ышанучылар да шулар булып чыга. Монда мәгълүм әйтемне болай дип кенә үзгәртәсе кала:”Ышан үзеңә, ышанма кешеләр сүзенә”.
“Шәхри Казан” газетасындагы Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов hәм аның үзеннән 29 яшькә кече икенче хатыны Ләйсән ханым белән оештырылган әңгәмә артистларның шәхси тормышы белән кызыксынучыларның күңеленә сары май булып яткандыр. Рөстәм әфәнде татарның иң талантлы ир-ат җырчысы гына түгел, ихлас әңгәмәдәш тә икән дигән нәтиҗәгә киләсең. Бәрәкәтле гомер телик аларга!
Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре җиткән саен журналистлар әти-әниләрнең чыгымнарын санарга керешә. “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе дә бу принципны бозмаган. “Саубуллашу бәясе” быел 35-37 мең сумга төшә икән. Журналист Татарстан мәгариф hәм фән министры авызыннан тыйнаграк булырга чакырган , урыннарда бу хәлнең ничегрәк торуы белән кызыксынган. Нәрсә дисең инде, кадерле баласын сөендерү, аны башкалардан ким-хур итмәс өчен ата-ана соңгысын чыгарып салырга өйрәнде инде. Хәерлегә булсын!
Тук тормышта яшәгәнлекләрен яшь буын чамалап та бетерми торгандыр. Баксаң, без бик күп азык-төлекне исраф итәбез икән. Шул ук “Ватаным татарстан” газетасы язганча, ел саен илдә яшәүчеләр 18 миллион тонна ризыкны чүп чиләгенә ташлый ди. Сумнарга күчергәндә бу 1.5 триллион сум дигән сүз. Ә шул ук вакытта Россиядәге 14 миллионга якын кеше очын-очка ялгап көн күрә. Газета хәбәрчесе мондый хәлне төзәтү өчен ниләр эшләргә кирәклеген дә аңлатып язган. Әби-бабайлар әйтмешли, юклыкны гына күрергә язмасын инде.
Тавышы, башкару рәвеше, җыр сүзләренә hәм көенә талымлылыгы белән аерылып торган халык җырчысы Закир Шахбан белән тәфсилле әңгәмә дә күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер дип беләм.
Тормыштан гыйбрәтләр алып яшәү өчен укудан hәм фикерләүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!