Чыгарылышыбызны Татарстанда нәшер ителүче газета — журналларда игътибарга лаеклы язмаларга күзәтү белән дәвам итәбез. Сүзне журналист Миңназыйм Сәфәровка бирәбез.
Апрельнең дә санаулы гына көннәре калып бара. Язгы мәшәкатьләр май җиткәнче үк башланса да, газета-журналлардагы игътибарга лаек язмаларга күз салу өчен 2-3 минут вакытыбызны кызганмыйк.
Чәй пешерергә вакыт юк яки чын чәй кыйбат дигән сылтау белән пакетлы чәй эчүчеләрне “Шәhри Казан” газетасы кисәтергә, дөресрәге- куркытырга булган:”Чәй тузаныннан hәм химик матдәләрдән әвәләнгән пакетлы чәй бавырны утырта”. Моны без болай да чамалый идек инде- үзең әзерләгән хуш исле үләннәр кушып әзерләгән чәйләрне бернинди химия дә алыштыра алмый. Шуңа да үз-үзебезгә зыян салырга ашыкмасак иде дияргә генә кала бу язманы укыгач.
Газетадагы барыбызга да кагыла торган тагын бер язма:”Баланы кем тәрбияләргә тиеш- әти-әниме, әллә әби-бабаймы?” дип атала. Мондый фәлсәфи hәм киң колачлы темага алынырга этәргән сәбәп- Чувашиядәге җирле түрәләрнең мәктәпләргә hәм балалар бакчаларына юллаган сәер хаты. Әлеге хат нигезендә, укытучылар hәм тәрбиячеләр- баланы әби-бабасы яки башка туганнары карап-тәрбияләп торган очракларны хакимияткә җиткерергә тиеш булып чыга- чара күрү өчен. Дөрес, ул карарны соңрак гамәлдән чыгарганнар, әммә, кем әйтмешли, күңелдә юшкын гына калмыйча, бу факт зур сөйләшүгә дә сәбәпче булган. Борынгыдан ук килә торган сүзне кабатлап, Кем тапкан-шул баксын, дибез. Ә әби-бабай хәл кадәренчә үз тәрбиясен өстәсен. Шул гына.
Бүген авыл җирендә койма буендагы кычытканны чабудан алып, тавык-чебеш, хәтта этләрне урамда йөртүгә кадәр, күбебез белеп тә бетермәгән кагыйдәләр бар. Аларны үтәмәгән өчен штрафлар да каралган. Яшәешебезне көйләүче тормыш кануннары нидән гыйбарәт? Авыл җирендә бармак селкеп, «Ярамый!» – дип кисәтергә кемнең хакы бар? «ВТ»газетасы хәбәрчесе көн кадагындагы кагыйдә-штрафларны барлаган. Мондый кагыйдәләрне алдан белеп торуың хәерле- хөкүмәт түрәләре бездә кешедән каерып алырга дигәндә иренеп тормыйлар.
Соңгы арада никах килешүе төзеп гаилә коручылар турында ешрак ишетергә туры килә. Чит илләрдә моны күптәннән гадәти хәл диләр, бездә исә аңа әле дә шикләнеп, гайре табигый очрак итеп карыйлар. Янәсе, ничек инде гаилә коруны мал-мөлкәт, акча бүлешүдән башлап булсын?! Никах килешүе нигезендә нәрсәләр ята? «ВТ» хәбәрчесе шуларны ачыклаган.
Нишләмәк кирәк- бөтен нәрсәне дә акчага корып бетергәч, никах килешүе төзеп мал бүлешү нормаль хәлгә әверелә шул инде.
Әлеге мәсьәләгә икенче яктан да килеп карарга була. Әйтик, “Сөембикә” журналының апрель санында танылган дин әhеле Рамил хәзрәт үзенең тормыш кагыйдәләре белән бүлешкәндә “Мәхәббәт ул адәм баласы өчен сынау” дип белдергән. Дөньяга акча күзлегеннән генә караучылар янәшәсендә, шөкер, Рамил хәзрәт кебек төпкәрәк төшеп фикер йөртүчеләр дә җитәрлек. Без дә шундыйлардан булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!