Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татарча газета-журналлар нәрсә дип яза, аларны бүген нинди проблемалар борчый? Шулар турында кыскача гына сөйләшеп алыйк.
“Татарлар, юрап китермик!” дип чакырган “Шәhри Казан” газетасы үз-үзенә каршы килеп, Арча районындагы халык синоптигы Рәис Шәкүровның быелгы язга hәм җәйгә карата булган юрауларын китерә. Аның раславынча, чын кыш әле 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Кар галәмәт күп булуга карамастан, су басулар булмас-җирдә туң юк дип тынычландыра ул газета укучыларны. Ә менә Казан университеты галиме мондый юрауны кабул итеп бетерми- язның ничек килүен әле фаразларга иртәрәк, ди. Укымышлы белгечләрнең hава торышын өч көннән дә алданрак фаразлый алмаганын белә идек инде. Шуңа да бу очракта бер чуваш карты әйтмешли, быел язда су басу йә була, йә юк инде.
Биектау районының Зур Битаман авылы халкы борчуда- мәктәптән ерак түгел генә, инде өченче кәрәзле элемтә каланчасын бастырып куймакчылар. Ике як та тартыша, кайсы җиңеп чыгар- зур акча артыннан куучы подрядчы оешмамы, әллә моңа каршы чыккан авыл халкымы? дип яза шул ук “Шәhри Казан”. Халыкның сабырлыгы төкәнгәнен чамаламаган түрәләр бер-бер хәл китереп чыгармыйча торып, андый мәсьәләләр уңай хәл ителмәстер әле безне җәмгыятьтә.
Берсе көнгә Казанда “Киләчәк уеннары” халыкара турниры башлана. Димәк бөтен дөньяның игътибары тагын Татарстанга юнәләчәк.. “Киләчәк уеннары” нәрсә ул? Кемнәр килер? Нәрсә күрербез? Тамашадан ниләр көтәргә? “Ватаным Татарстан” газетасы әнә шундый сорауларга җавап тапкан. Нәрсә диик- тамашалар уза да китә. Ә кунак кабул иткәндә итәк-җиңнәрне җыю безнең канга сеңеп, гадәткә әверелеп, тормышыбызны рәтләргә булыша. Бу уеннардан соң да шулай булсын иде дип телик.
”Мәетне яру-ярмау мәсьәләсендә якын арада ачыклык керергә мөмкин. Россия Дәүләт думасы депутаты Айрат Фәррахов, кешене соңгы юлга озатканда кешелеклерәк булырга кирәк белдерде”-дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы. Ул язманы укып чыкканнан соң мондый нәтиҗәгә киләсең- синнән соң калганнарны авыр хәлләргә дучар итмим дисәгез, чирләрегезне яшермичә, вакытында табибларга күренегез, дәваланыгыз. Закон нигезендә, әлегә нәкъ шундыйларның гына мәетләрен ярмыйлар. Ә болай- hәркайсыбызга да озын-озак гомер итеп, пычак аша үтмичә генә бакыйлыкка күчергә язсын иде.
“Казан утлары” журналының февраль санында чалкан ятып, рәхәтләнеп укый торган Айдар Хәлимнең “Әти-әни, миңа ничә йөз яшь?” исемле гомер хәтирәләре hәм Равилә Шәйдуллинаның-Моратның “Тау башында бүре бар” романнарының азаклары урнаштырылган.
Укудан hәм фикер йөртүдән тәм табып яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!