Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне тәвам итик.
“Башны кашыта еш кына каршеринг дигән машина” дигән рифмалы исем астындагы язмада “Шәhри Казан” газетасы журналисты җәелеп китеп арендага машина алып тору проблемалары турында язган.Аны укып чыкканнан соң мондый нәтиҗәгә киләсең- такси тотып йөрүең арзангарак та төшә, рәхәтрәк тә. Әмма теге мәгълүм фильмдагы ханым әйтмешли:”Безнең кешеләр кибеткә такси белән йөрми. Ә безнең татар әби-бабалары юкка гына “Атым юк урамда- кайгым юк буранда” димәгәннәрдер инде.
Буран димәктән, быелгы кыш бирде кирәкне. Кайта-кайта сыный ул безне былтырдан бирле. Безнең кызлар кияү күргәнмени дигән бер агайдай, мондый үзе салкын, үзе җил-буранлы кышны өлкән яшьтәгеләр генә хәтерли булып чыкты. Суыклар алга таба да дәвам итәрме? Быелгы җәй кышка карап килерме? Әлеге сорауларга җавапны “Ватаным Татарстан” газетасының беренче битеннән башлап бирелгән язмадан табып була. Бу урында Арча районында яшәүче халык синоптигының:”Кар күп булганга аптырыйсы юк- ул икмәк дигән сүз. Ләкин явым-төшем артыкка китсә, җәен давыллар, су басуларга китерергә мөмкин” дигән сүзләре сагаерга мәҗбүр итә.
Тычканга үлем, мәчегә көлке. Көннәрнең шулай салкын, буранлы торуы мамык шәл бәйләүчеләр белән киез итек басучыларга мач килгән- халык, кырылып, сыналган җылыну чараларын сатып ала икән. Сүз уңаеннан- яхшы шәлнең бәясе 4-5 мең сум торса, бер кием киез итекнеке 1400 сум ди.
Сәнгать дөньясын көндәлек проблемалардан өстен күрүчеләр өчен “Ватаным Татарстан” газетасы Татарстанның атказанган артисты, Чаллы театры актеры Илфат Әскәров белән тәфсилле әңгәмә биргән.
“Сөембикә” журналының беренче санында күңелгә тиярлек язмалар байтак. Аерым алган Татарстанның халык артисты, режиссер, педагок Илдар Хәйруллинның җанында йөргән борчулары, тынгысызлаган уйлары, куандырган уңышлары турындагы язма яраткан артистыбызны яңа яктан ача.
Әнисез калган ун балага әниләрен алыштырган Гөлсайран апа Хәбибрахманова турындагы язма да тормышның бүгенге буын белмәгән, ишетмәгән якларын күрсәтү белән бергә дөньядагы кешелеклелек дигән сыйфатның нинди зур мәгънәгә ия булганлыгына төшендерә.
“Казан утлары” журналының гыйнвар санында заманыбызның Туры тукае саналган Айдар ага Хәлимнең балачак хәтирәләрен үз эченә алган “Әти-әни, миңа ничә йөз яшь” дигән әсәре белән танышып була. Анда шулай ук Равилә Шәйдуллина- Моратның “Тау башында бүре бар” романының дәвамы, Гөлүсә Батталованың “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” бәйгесендә икенче урынны алган “Чыра” хикәясе дә басылган.
Укудан hәм фикер йөртүдән тәм табып яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!