Татар матбугатына күзәтү — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

Татар матбугатына күзәтү

25.12.2023
Татар матбугатына күзәтү

Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы күзгә-башка ташланган язмаларны укуны дәвам итәбез.

Новости СМИ2

“Балалар авырый. Кытай гаепле түгел…” Шәhри Казан” газетасының беренче битенә чыгарып бирелгән язма шулай дип атала. Кышка кергәндә вируслы инфекция hәм грип йоктыру гадәти күренеш саналса да, быелгы ул чирләргә микоплазмалы пневмония дигәне дә өстәлгән икән. Соңгысы атналар буена сузыла торган алҗыткыч йөткерүне аңлата. Әлеге инфекция башлыча балалар hәм үсмерләр арасында еш таралучан. Авыручылар күп булу сәбәпле кайбер мәктәпләрдә кышкы каникул алдыннан карантин игълан ителгән. Белгечләр раславынча, бу чирнең баш калкытуында Кытайның гаебе юк икән- микоплазмалы пневмониянең 5-10 елга бер шулай баш калкытып ала торган гадәте бар ди. Ковид дигән зәхмәтне кичергәннән соң, ахыры хәерле булсын дип кенә теләргә кала.

Үткән атнада булып узган Татарстан муниципаль берәмлекләр советының съездында иң еш телгә алынган проблемалар- авыл халкының үзәгенә үткән юл белән су. Бу хактагы язманы “Шәhри Казан» газетасының икенче битеннән укып була.

“Ватаным Татарстан” газетасы үткән атнаның пәнҗешәмбесендә ачылган иң тиз йөрешле, иң заманча М-12 дип аталучы автомобиль юлының ачылуы уңаеннан тәфсилле язма бастырган. Инде хәбәр иткәнебезчә, 810 чакрымлы бу юл Мәскәү белән Казан арасында йөрү вакытын ике тапкырга киметеп, ил тарихындагы иң зур вакыйгаларның берсенә әверелде. Дөньяда бик күпне күрергә өлгергән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та гаҗәпләнүен белдереп, болай дигән:”Минем мондый юлны күргәнем юк иде әле”.

Моңа өстәп-Алга таба да күрмәгәннәребезне күреп, сөенеп, рәхәтләнеп яшәргә язсын иде дип кенә телисе кала.

Новости СМИ2

Балалар өчен яңа җырлар ник юк? Булып та, ни өчен алар популяр түгел? Репертуар сайлаганда, балалар, педагоглар hәм ата-аналар нәрсәгә игътибар итә? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе шушы сорауларга җавап табарга тырышкан. Чыннан да, 10-14 яшьлек балаларның җавапсыз мәхәббәт турында җырлавын сәхнәдән тыңлавы сәер генә түгел, куркыныч та.

“Сөембикә” журналы көнүзәк тема итеп куркыныч уенчыклар турындагы проблеманы күрәргән.Балалар бүген йомшак аюларга да, “Маша”, “Миләүшә” исемле курчакларга да, трактор-машинарга да кызыкмый. Уенчык модасы башка- компьютер уеннарына, мультфильм геройларына мөкиббән бүгенге балалар. Ыржаеп торган Хагги-Ваггилар балага нинди киләчәк әзерли? Балаларының, оныкларының язмышына битараф булмаганнар бу язманы укып чыкса, бер дә артык булмас иде. Соңыннан үкенмәс өчен. Әлеге язманың дәвамы буларак кабул ителә торган “Бала күңеле далада” исемле язма да бала тәрбияләүче әти-әниләрне битараф калдырмас дип уйларга кирәк.

Гомумән, “Сөембикә” журналының декабрь саны йотлыгып укый торган язмаларга бай килеп чыккан. Затлы журнал үзенең укучыларын ретро стилендәге Яңа ел открыткасы белән дә куандырырга булган. Сезне дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, киләсе елда да укудан hәм фикер йөртүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Элмә такталарын — хатасыз ике телдә

Элмә такталарын — хатасыз ике телдә

Бөгелмәдә бертуган хәрбиләргә «Батырлык» ордены тапшырдылар

Бөгелмәдә бертуган хәрбиләргә «Батырлык» ордены тапшырдылар

Үзенчә бизәлгән яшел чыршы

Үзенчә бизәлгән яшел чыршы

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+